Мәктәп укучыларының иң яраткан һәм һәрвакыт көтеп алган вакыты - җәйге каникуллар. Кагыйдә буларак, бу чорда күп вакыт балалар үзләре генә була. Өлкәннәргә баланың каникул вакытында ничек ял итүе, әти-әниләре өйдә булмаганда алар белән килеп чыгарга мөмкин булган төрле экстремаль хәлләрдә үз-үзеңне тоту һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатуы мөһим.
Ата-аналар өчен:
Өйдән чыгып киткәндә, балалар алырлык урынга шырпы һәм зажигалка калдырырга ярамый. Балаларга ут белән шаяруның аларның тормышы өчен куркыныч булуын аңлатыгыз. Янгын чыккан очракта үз-үзеңне дөрес тотарга өйрәтегез. Янгын вакытында «01» гә, «101» һәм «112» кә шалтыратырга, күршеләрне ярдәмгә чакыртырга һәм тиз арада эвакуацияләнергә кирәк.
Балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында ешрак сөйләгез.
Балаларны электр шнуры һәм розеткалар бик җәлеп итә. Аларны яшерергә, даими рәвештә аларның нинди куркыныч тудыруы турында искәртергә һәм акрынлап электр приборлары белән дөрес эшләргә өйрәтергә кирәк.
Һәм соңгысы: бала белән куркынычсызлык кагыйдәләрен гел кабатларга тырышыгыз. Кечкенә имтиханнар оештырыгыз, хаталарны бергәләп тикшерегез. Шуны да онытмаска кирәк, балаларны өйрәтүнең иң яхшы ысулы - үзең үрнәк күрсәтү.