Лениногорск Социаль фонды традицияләрне саклаучы гаиләләргә Рәхмәт хатлары тапшырды

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

Лениногорскиның 26нчы балалар бакчасына Лениногорск Социаль фонды хезмәткәрләре килде.

Алар катнашында Россиядә Гаилә елына багышланган чара узды. Фондның Клиентлар хезмәте начальнигы Айгөл Исламова гаиләләрне сәламләде. Россиядә, Татарстанда гаиләләргә ярдәм итүче чаралар турында сөйләде. Аннары гаилә бәхете, сәламәтлек, тынычлык теләде.

Яшь гаиләләр: Галимовлар, Рәхимовлар, Мөхәмәтовлар, Хәйретдиновларга гаилә традицияләрен саклау өчен Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International