Лениногорск районы Шөгер авылында гериатрия үзәге ачылуның бер еллыгын билгеләп үттеләр

2024 елның 20 феврале, сишәмбе

Бер ел элек Шөгер авылында "Сәламәтлек саклау" милли проекты кысаларында гериатрия үзәге ачылды.

Бу вакыт эчендә биредә 387 кеше өлкән яшьтәге гражданнарның авыруларын реабилитацияләү, профилактикалау һәм дәвалау узган. Бүлек 20 урынга исәпләнгән һәм республиканың бөтен көньяк-көнчыгышындагы гражданнарны кабул итә.

Юбилей күңелле үтте: бәйрәмне Шөгер авылы мәдәният йорты оештырды, ә концерт программасыннан соң театральләштерелгән тамашаны гериатрия үзәге хезмәткәрләре үзләре әзерләгән идею

- Мин монда берничә атна дәваландым. Үзәк хезмәткәрләреннән канәгать калдым, бу безгә, көмеш яшьтәге пациентларга, сыйфатлы медицина ярдәме алу өчен яхшы мөмкинлек дип саныйм. Боларның барысы да үз районымда булуы аеруча күңелле, - ди рәхмәтле пациентларның берсе Равил Гимаев.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International