Бүген мэриянең утырышлар залында муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә районда аеруча куркыныч авыру – бруцеллезны булдырмау буенча гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгы комиссиясе утырышы узды.
Утырышка авыл җирлекләре башлыклары, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, районның ветеринария белгечләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары чакырылган иде.
Көн тәртибенең төп мәсьәләсе: районда хайваннарның куркыныч йогышлы авыруларының берсе – бруцеллезны булдырмау.
Февраль башында Татарстанның Кайбыч районында эре мөгезле терлек бруцеллезы буенча карантин кертелде. Бу юлы бруцеллез сыерларда шәхси секторда ачыкланган.
Бруцеллез хроник йогышлы авыру. Аңа сарыклар, кәҗәләр, эре мөгезле эре терлек, дөяләр, дуңгызлар аеруча бирешә. Инфекция чыганагы авыру хайван, ул бруцеллалар бүлеп чыгара.
Агымдагы вәзгыять турында тулырак мәгълүмат белән «Лениногорск район дәүләт ветеринария берләшмәсе» ДБУ начальнигы Рашат Әхмәтов чыгыш ясады.
Ул бруцеллез инфекциясенең төп чыганаклары булып сарыклар, кәҗәләр, мөгезле эре терлек, дуңгызлар тора дип сөйләде. Инфекция контакт юлы белән яки җитәрлек эшкәртелмәгән хайван продуктлары аша була, бу кайнатылмаган сөт яки чимал сөт продуктлары, мәсәлән, сыр. эремчек һ. б.
Район территориясендә авыруның таралуына юл куймау өчен профилактика чараларына тукталды. Алар арасында: бруцеллезга авыл хуҗалыгы хайваннарын ел саен тикшерү, тикшеренүләр үткәрү өчен 30 көн дәвамында ветеринария хезмәте белгечләре контроле астында сатып алынган хайваннарны карантинлау, дезинфекция эшкәртүне тәэмин итү, хайваннарны район территориясенә кертүне һәм чыгаруны дәүләт ветеринария хезмәте белән килештерү зарурлыгы.
Утырышка йомгак ясап, район башлыгы Рәгать Хөсәенов хайваннар, азык-төлек һәм сөт кертүне контрольдә тотуны көчәйтергә, шулай ук барлык профилактик чараларны һәм таләпләрне төгәл үтәргә кушты.