Лениногорск районы командасы ГТО ярышлары төрләрендә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте

2024 елның 20 феврале, сишәмбе

Лениногорск муниципаль районы командасы 8 яшьтән 59 яшькә кадәр катнашучылар арасында "Хезмәткә һәм оборонага әзер " ВФСК кышкы фестиваленең II (зональ) этабында катнашты һәм  ГТО ярышлары төрләрендә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Катнашучыларны шәхси зачетта призлы урыннар белән котлыйбыз: Филимонова Арсения, 10 нчы мәктәп укучысы, Сафина Аделина,6нчы  мәктәп укучысы, Габидуллин Салават, 7нче мәктәп укучысы, Нагорнова Владислав, Лениногорск нефть техникумы студенты, Ленимова Анастасия, ЛенРЕМСЕРВИС хезмәткәре, Усманова Фәридә, Пенсионерлар берлеге рәисе. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International