15 февральдә студентлар командалары арасында «Адмирал 2.0" хәрби-патриотик уенының икенче уен программасы узды.
Уен катнашучылары өчен сәламләү һәм үгет-нәсыйхәт сүзләре белән чыгыш ясадылар:
- Рафикова Гөлфирә Мәҗит кызы - "Лениногорск шәһәре " муниципаль берәмлеге Башлыгы урынбасары;
- Демакина Елена Николаевна - яшьләр үзәге директоры;
- Сунюков Камил Олмас улы һәм Шарапов Руслан Рафаилевич-Татарстан Республикасы хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм запастагы чик сакчылары (Лениногорск шәһәре чик сакчылары берлеге)төбәк иҗтимагый оешмасы вәкилләре;
- Яшанов Андрей Анатольевич - «ДОСААФ» Лениногорск автомәктәбе начальнигы урынбасары
Шуннан соң, балалар проект җитәкчесе тарафыннан маршрут кәгазьләре алдылар һәм планлаштырылган маршрут буенча станциягә юнәлделәр.