Лениногорск муниципаль районының «Исток-Башлангыч» үзәгендә «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын»федераль проектын гамәлгә ашыру дәвам итә.
9 гыйнвардан авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне федераль бюджет акчасына алынган махсус автотранспортта диспансерлаштыру һәм скрининглар узу өчен медицина учреждениеләренә китерү яңадан башланды.
2023 елда медицина учреждениеләренә авыл җирлегендә яшәүче 1525 кеше китерелгән. Профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансерлаштыру үткәрү өчен 2024 елда 1524 өлкән яшьтәге гражданны китерү планлаштырыла.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин инициативасы белән барлыкка килгән «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» Федераль проекты өлкән яшьтәге гражданнарның сыйфатын арттыруга һәм аларның гомер озынлыгын арттыруга юнәлдерелгән.
Билгеле булганча, озын гомерлелекнең нигезе-сәламәтлек турында кайгырту. Бу очракта даими профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансерлаштыру мөһим роль уйный. Диспансерлаштыру медицина тикшерүләреннән тыш башка өстәмә тикшерү ысулларын үз эченә ала һәм хроник йогышлы булмаган авыруларны иртә диагностикалау һәм аларның үсешенең куркыныч факторларын билгеләү өчен бик мөһим.