Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Прогресс турында уйлану»дигән фән сәгате узды

2024 елның 9 феврале, җомга

8 февральдә Россия Фән көне уңаеннан Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы Оксана Лямова тарафыннан «Прогресс турында уйланулар»дигән фән сәгате үткәрелде. Максаты - бөек ачышлар һәм уйлап табулар турында белемнәрне популярлаштыру аша балигъ булмаганнарның күзаллауларын киңәйтү.

Аралашу вакытында социаль педагог балаларга дөньяны үзгәрткән бөек ачышлар һәм уйлап табулар турында сөйләде. Шулай ук җәмгыять һәм кеше өчен прогрессның уңай һәм тискәре яклары турында фикер алыштылар. Һәр катнашучы прогресска үз карашын белдерде. Үткәрелгән чара нәтиҗәсендә балалар россия фәненең төп уңышлары турында белделәр. Яшүсмерләр техника һәм автоматика безнең тормышыбызны уңайлырак һәм кызыклырак итте дигән фикердә булуларын әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International