5 февральдән 17 февральгә кадәр Лениногорск районының мәгариф учреждениеләрендә «Киләчәкне сайлыйбыз! " темасына Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Сайлау системасы нигезләрен аңлатуга багышланган парламент дәресләре уза.
Мондый чаралар хокукый мәгърифәтчелек, актив гражданлык позициясен тәрбияләү һәм патриотизм формалаштыру, укучыларның илнең дәүләт төзелеше турында белемнәрен тирәнәйтү һәм аларның иҗади активлыгын арттыру максатларында үткәрелә.
Лениногорск шәһәр Советы, ТР Дәүләт Советы, РФ Дәүләт Думасы депутатлары мәктәп укучылары белән очраша, аларны сайлауларның хокукый нигезләре белән таныштыра, илнең яшьләр сәясәте юнәлешләре турында фикер алышалар.