2024 елның 2 февралендә Бөгелмә шәһәре "РЦСУ" ДБУ белгечләре Лениногорск районы опека һәм попечительлек секторы белән берлектә алмаш гаиләләр өчен "Ел гаиләсе"конкурс программасын үткәрделәр.
Балалар һәм ата-аналар эстафетада актив катнаштылар, гаилә өчен кичке аш әзерләделәр, төрле стильдә дәртле биюләр биеделәр. Балалар иҗади сәләтләрен күрсәттеләр, гаилә турында шигырьләр укыдылар, әниләре турында җырлар җырладылар.