Өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы әниләр вакытыннан алда пенсиягә хокуклы.
Исегезгә төшерәбез, өч бала тапкан хатын-кызлар 57 яшьтә пенсиягә чыгарга хокуклы. Шул ук вакытта дүрт бала аналары — 56 яшьтә, ә биш һәм аннан да күбрәк бала аналары — 50 яшьтә.
Әни кеше пенсиягә чыккан вакытта балалар 8 яшькә җитәргә тиеш, хатын — кызның 15 елдан да ким булмаган иминият стажы һәм шәхси пенсия коэффициентлары саны (28,2 дән ким түгел, ә 2025 елдан башлап 30 дан ким түгел)булырга тиеш.
Вакытыннан алда пенсия билгеләү турында гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында, СФР клиент хезмәтләрендә яки КФҮдә бирергә мөмкин.
📞 Барлык өстәмә сораулар буенча сез фонд белгечләре белән 8 (800) 1-00000-1 (шалтырату бушлай)телефонына шалтыратып киңәшләшә аласыз.