Коммуналь хезмәтләргә тарифларны ТР Дәүләт комитеты чат-бот аша белергә мөмкин

2024 елның 2 феврале, җомга

Коммуналь хезмәтләргә актуаль бәяләр турында ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты (@Tarif_RT_bot) чат-бот аша белергә мөмкин.

Электрон ярдәмчегә «халык өчен тарифлар» сервисы кертелгән, анда коммуналь хезмәтләргә социаль һәм сәнәгать булмаган өлкә тарифлары турында мәгълүмат бар. Шулай ук «башка кулланучылар өчен тарифлар»бүлеге дә бар.

Кулланучылар уңайлылыгы өчен ачкыч сүзләр буенча эзләү кертелгән. Чат-боттагы мәгълүмат яңа бәяләр расланган яки гамәлдәге бәяләр үзгәртелгән саен яңартыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International