30 гыйнварда Лениногорск шәһәренең микрорайоннарында халык белән очрашулар башланды.
Анда Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов, Лениногорск шәһәре Башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Риваль Сытдиков, башлык киңәшчесе Петр Гринь, Башкарма комитет һәм Советлар җитәкчеләре һәм урынбасарлары, хокук саклау органнары вәкилләре, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, иҗтимагый оешма вәкилләре, шулай ук микрорайоннарда яшәүчеләр катнаша.
Территориаль иҗтимагый үзидарә эше турында хисап белән ТОС рәисләре урынбасарлары, оператив һәм янгын торышы турында участок уполномоченныйлары һәм микрорайонның янгын сүндерү бүлеге вәкилләре хәбәр итә, шәһәрнең социаль-икътисади үсеше һәм 2024 елга планнар турында хисап бирелә.
Чыгышлар ахырында теләүчеләр үз сорауларын бирә һәм аларга җавап ала ала. Барлык сораулар да язып алына.
Халык белән очрашулар дәвам итә: бүген, 1 февральдә, очрашу 2 нче мәктәптә 17:30 сәгатьтә узачак.
Сезне очрашуларда актив катнашырга чакырабыз.