24-25 ноябрьдә Мөслим районында Бөтенроссия татар конгрессы, «Ак калфак» татар хатын-кызларының төбәкара иҗтимагый оешмасы оештырган «Каз өмәсе»III Бөтенроссия фестивале узды.
Фестивальдә Лениногорскидан "Ак калфак" татар хатын-кызлары коллективы әгъзасы Лилия Афандиева катнашты.
Конкурс-фестивальдә катнашучылар әлеге традициягә багышланган видеоматериаллар, шигырьләр һәм җырлар, театральләштерелгән спектакльләр, татар халык ризыклары рецептлары, каз каләменнән халык кәсепләре эшләнмәләре һ. б. тәкъдим иттеләр.
Лилия Малиховнаның «Тутырылган каз муены» видеоязмасы «Татар халык ризыклары рецептлары» номинациясендәге өченче урынга лаек булды.
Котлыйбыз, уңышлар телибез!