Лениногорск муниципаль районында барлык предприятие, учреждение, оешма биналарын һәм аларга якын территорияләрне иң яхшы һәм оригиналь итеп бизәүгә кагылышлы «Яңа ел бизәкләре» смотр-конкурсы игълан ителде.
Конкурс берничә номинация буенча узачак, промышленность предприятиеләре, учреждениеләр арасында, шулай ук авыл җирлекләре арасында һәм шәхси йортлар арасында да иң матур бизәлешне аерым билгеләячәкләр.
Яңа ел чыршысын ачу тантанасында җиңүчеләрне урыннар буенча бүләкләячәкләр.
Белешмәләр өчен телефон: 5-13-80.
Конкурс турында тулырак: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2258639.htm