Янгын - очраклылык түгел, ә кешенең турыдан-туры хәрәкәтенең яки эшсезлегенең нәтиҗәсе. Бу хәл булмасын өчен көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, электр приборларын урнаштырганда һәм кулланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәргә кирәк.
Янгын нәтиҗәләре аяныч, әмма аларны, янгынның үзе кебек үк, гади янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәп, булдырмаска мөмкин:
- электр челтәренә тоташтырылган көнкүреш электр приборларын караучысыз калдырмагыз;
- электр үткәргечләрнең төзеклеген күзәтеп барыгыз, төзек булмаган электр приборларыннан, электрозеткалардан файдаланмагыз;
- электр приборларын җитештерүче заводның эксплуатацияләү буенча инструкцияләре таләпләренә туры китереп кулланыгыз;
- бер үк вакытта берничә электр приборын бер электрозеткага тыкмагыз;,
- ачык ут чыганакларыннан (шәм, шырпы) сак булыгыз;
- газ плитәсе янганда, камин, мич янганда балаларны өйдә үзләрен генә калдырмагыз.
Йортта (фатирда) янгын булган очракта:
- янгын сагына 01 яки 101 һәм 112 телефоннары буенча (кәрәзле телефоннан) хәбәр итегез;
- балаларны һәм өлкәннәрне урамга чыгарыгыз;
- кул астындагы чаралар файдаланып, янгынены мөстәкыйль рәвештә сүндереп карагыз;
- электр токы белән зарарлану куркынычы булганда электр энергиясен өзегез (баскыч мәйданчыгында щиткада автоматлар).
Бу турыда тулырак сайтның рус телендәге вариантында.