Район башлыгы Марат Гирфанов "Чистай" ХК генераль директоры Наил Залаков белән берлектә күркә үстерү буенча кошчылык фабрикасының бер елда ничек үсүен карады.
" 33 гектар мәйданда инде 192 мең күркә (узган елга караганда 3 тапкырга күбрәк) үстерәләр. Темпы куәтле: быелның 1 кварталында 1797 тонна ит җитештерелгән, 2302 тонна сатылган. Бу узган елның яртысы инде, ул вакытта 3946 тонна күрсәткечләнгән һәм 3278 тонна сатылган. Еллык керем 656 млн.
Без Лениногорск җирендә Россия буенча иң эре алтылыкка кергән шундый зур проект гамәлгә ашырылуы белән горурланырга тиеш. Бездә, безнең халык кулы белән эшләнгән. Һәм бу бик шәп. Профессионаллар командасына уңышлар телим",-дип язды Марат Нилевич Telegram-каналында.
Хөрмәтле лениногорскилылар, эш эзләүчеләр өчен тулырак мәгълүматны 89278464024 телефоны аша белергә мөмкин.