Хөрмәтле лениногорскилылар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар өчен "Халык инспекторы " мобиль кушымтасы бар. apps.apple.com/ru/app/нар...), ул iOS һәм Android смартфоннарында бар.
Кушымта газонда, балалар мәйданында яисә чүп-чарны чыгару өчен коммуналь техника узарга комачаулый торган урыннарда машина кую, каршы як полосада хәрәкәт итү, куркынычсызлык каешын эләктермәү, машина йөртүчеләрнең телефоннан файдалану кагыйдәләрен бозу белән бәйле кимчелекләрне теркәп бара.
Әгәр дә Сез хокук бозулар шаһиты булсагыз, 15 секундлык видеоролик төшерергә кирәк, анда автомобиль төрле ракурстан күренергә тиеш, дәүләт номеры да булсын һәм материалны «Халык инспекторы»на җибәрергә. Расланган хәбәр өчен кулланучылар акчалата түләү алачак-бер хокук бозу өчен 1 450 сумга кадәр.
Лениногорск Дәүләт автоинспекциясе (t.me/leninogors...)