Халыкның илкүләм проектларны гамәлгә ашырудан канәгатьлек дәрәҗәсе турында сораштыру

2023 елның 28 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошинның  йөкләмәсен үтәп, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы (алга таба – министрлык) сезне агымдагы елның 21 мартыннан 26 декабренә кадәр «Халыкның илкүләм проектларны гамәлгә ашырудан канәгатьлек дәрәҗәсе»чорында социологик тикшеренү үткәрү турында хәбәр итә.

Сораштыру республикада милли илкүләм проектларны гамәлгә ашырудан халыкның мәгълүматлылыгын һәм канәгатьлеген өйрәнү максатыннан үткәрелә.

Социологик тикшеренү дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталының кире элемтә платформасында урнаштырылган онлайн-сораштыру үткәрү юлы белән башкарыла. Сораштыруны барлык муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының рәсми сайтларында урнаштырылган сылтама буенча үтәргә мөмкин: https://pos.gosuslugi.ru/lkp/polls/354396/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International