Лениногорск районы делегациясе район башлыгы Марат Гирфанов белән Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» нда катнашты. Чара «Гаилә» илкүләм проектының «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum»XVII халыкара икътисадый форумының мәдәни программасы кысаларында узды.
"Кече манара һәм Хан төрбәсе" территориясендә Россиянең югары мөфтие, мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә «Тәүбә» күмәк намазы үткәрелде.
Истәлек билгесе янындагы төп сәхнәдә Татарстан рәисе катнашында тантаналы ачылыш һәм бәйрәм концерты узды. Мәдәни һәм интерактив мәйданчыклар эшләде, аларда урта гасыр кара әзерләү процессын күрергә, гарәп каллиграфиясе нигезләре белән танышырга, ислам үсеше тарихы турында вагазьләр һәм лекцияләр тыңларга, Татарстан, Марий эл, Чувашия һәм Мордовиядән 40 тан артык хәләл җитештерүче катнашында хәләл ярминкәгә булырга мөмкин иде.