Лениногорскида яшәүче хатын-кыз аферистларга 1,7 млн сумга якын акча "инвестицияләгән"

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

52 яшьлек хатын-кыз, акчасын арттырырга тырышып, мошенниклар кулына эләгә.

Хатын-кыз, интернетта инвестицияләр ярдәмендә акчаларын арттыру мөмкинлеге турында реклама күргәч, гаризаны калдырырга карар итә. Шул ук көнне гариза бирүчегә шалтыратып, табыш алу схемасы турында сөйлиләр. Әңгәмәдәшләре аны телефонга тиешле программа урнаштырырга һәм биржа сайтларында теркәлергә, шулай ук беренчел взносны күчерергә күндерәләр. Озакка сузылмаган манипуляцияләрдән соң, зыян күрүчегә аның счетындагы сумманың артуын күрсәтәләр һәм ставканы арттыру өчен тагын берничә йөз мең сум кертергә тәкъдим итәләр. Шулай итеп, гариза бирүче 1,7 млн сумга якын инвестиция керткән. Акчаларын кире алу буенча кыенлыклар килеп тугач, хатын полициягә мөрәҗәгать иткән.

Бу факт буенча РФ ҖК 159 маддәсендә каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре җинаятьчеләрнең шәхесләрен ачыклауга юнәлдерелгән оператив-эзләү чаралары комплексын үткәрә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге чираттагы тапкыр гражданнарны уяу булырга һәм телефон җинаятьчеләренең хәйләләренә бирешмәскә чакыра!

Әгәр дә сез җинаятьчеләр корбаны булсагыз, шунда ук полициягә 02 телефоны аша хәбәр итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International