12нче лицей базасында башлангыч сыйныфлар, рус теле һәм әдәбияты укытучылары өчен «Яңартылган ФГОСны гамәлгә ашыру шартларында заманча дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлек» республика семинар - практикумы узды.
Семинар-практикум эшендә ТР ИРОның мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мөдире Гөлназ Хәмитова, Чирмешән, Мөслим, Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск районнарының башлангыч сыйныфлар, рус теле һәм әдәбияты укытучылары - 65 кеше катнашты.
Семинар-практикумны сәламләү сүзе белән Мидарәсе начальнигының уку-методик эш буенча урынбасары Лиана Волдавина, 12 нче лицей директоры Светлана Клюева ачтылар.
Лицейның педагогик хезмәткәрләре ачык дәресләр күрсәттеләр.