Көнкүреш химиясе препаратлары һәм янучан сыеклыклар кулланганда килеп чыккан янгыннар

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Бүген без тагын бер җитди сәбәп белән очрашабыз. Һәр фатирда көнкүреш химиясе предметлары бар: бөҗәкләргә каршы көрәшүче чаралар, тәрәзәләрне, савыт-сабаларны чистарту, идәннәрне чистарту чаралары һ.б.

Кызганычка каршы, бөтен кеше дә янгын куркынычы булган сыеклыклар, көнкүреш химиясе әйберләре белән саксыз эш итү янгын белән тәмамланырга мөмкинлеген белми.  

Әйтик, 2022 елның 27 ноябрендә Лениногорск кешесе фатирында яна торган сыеклык кулланып киемен юган. Нәтиҗәдә, шартлауга китерергә мөмкин янучан парлар җыелган. Шунысы куанычлы, шартлау нәтиҗәсендә беркем дә җәрәхәтләнмәде.

Препаратлар һәм көнкүреш химиясе эшләнмәләрен кулланганда яки көнкүрештә янучан сыекчалар кулланганда янгын чыгу ихтималын булдырмау өчен сезгә түбәндәге кагыйдәләрне искә төшерәбез:

- коридорларда, подвалларда һәм чардакларда янгын куркынычы китереп чыгарырга мөмкин булган матдәләр һәм материаллар сакламагыз;

- көнкүреш химиясе предметларын кулланганда һәм фатирларда лак, буяу, эмаль кулланып буяу эшләрен башкарганда тәмәке тартуга, ачык ут куллануга юл куймаска;

- көнкүреш химиясе эшләнмәләрен  балалардан ерак урыннарда сакларга.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International