Милекчеләргә игътибар: участоктагы борщевик өчен хәзер штраф яный

2026 елның 21 мае, пәнҗешәмбе

2026 елның 1 мартыннан Россиядә борщевик сосновскийга каршы көрәшнең катгый кагыйдәләре үз көченә керде. Хәзер бу җирнең һәр хуҗасының законлы бурычы.

Бу барысына да кагыла: дачникларга, шәхси йортлар һәм коммерция оешмалары хуҗаларына. Сез участокта яшисезме, әллә ул ташландык хәлдә торамы – борщевик үскән икән, сезгә җавап бирергә кирәк.

Борщевикны игътибарсыз калдырсаң, нәрсә була?

Күзәтчелек органнары күрсәтмә бирәчәк.

Әгәр күрсәтмә игътибарга алынмаган икән-физик затлар өчен 20 дән 50 мең сумга кадәр штраф салынган.

Кабат хокук бозу кабат штрафка һәм хәтта участокны тартып алуга китерергә мөмкин.

Борщевикны ничек җиңәргә?

1. Үсемлекне тамыры белән бергә, җәйне дә көтмичә, юк итегез.

2. Көрәшнең иң нәтиҗәле ысулы-гербицидлар, аларны катгый рәвештә инструкция буенча кулланырга кирәк.

3. Борщевикны алганнан соң, аның урынына куе үлән яки алмаштыргыч культуралар чәчегез.

Исегездә тотыгыз: чиста участок - ул сезнең гаиләгезнең иминлеге һәм табигать турында кайгырту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International