Лениногорск социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Балалар белән аралашуда гармония" мәгълүмат сәгате

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

24 октябрьдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгече Токтарова Лилия тарафыннан 6 нчы патронат участогында яшәүче өлкәннәр катнашында «Балалар белән аралашуда гармония» дигән темага мәгълүмат сәгате уздырылды.

Чараның максаты-балигъ булмаган балалар белән конфликтлы ситуацияләрне хәл итүдә кыенлыкларны җиңеп чыгу. Чарада катнашучылар  төрле хәлләр турында фикер алыштылар. 

Бер әни яшүсмер улы белән  мөнәсәбәтләрендәге  кыенлыклар белән уртаклашты. Ул хәзер үзенә ничек эш итәргә  икәнен яхшы белүе турында әйтте.

Соңыннан белгеч тәкъдимнәр белән буклетлар таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International