ТР Иҗтимагый палатасында ритуал хезмәтләр өлкәсендә коррупция куркынычы мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү бүлмәсе узачак

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

2022 елның 28 октябрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында ритуал хезмәт күрсәтү өлкәсендә коррупция рискымәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү узачак.

Коррупция рискы мәсьәләләренең актуальлеге мәрхүмнәрне җирләү тәртибе, әлеге өлкәдә хакимият органнары һәм оешмалар бурычлары һәм гражданнарның хокукларын яклау ысуллары турында халыкка мәгълүмат җитмәүгә бәйле, бу коррупциячел һәм башка хокук бозулар өчен алшартлар тудыра.

Мондый җинаятьләрне кисәтүнең бер ысулы- халык арасында аңлату эше алып бару.


Республика халкының сорауларына Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору идарәсе, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Казан шәһәре Башкарма комитетының ритуал хезмәтләрен оештыру идарәсе вәкилләре, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының иҗтимагый контроль буенча комиссиясе әгъзалары җавап бирәчәк.

Ритуал хезмәтләр өлкәсендә коррупция рискы мәсьәләләре буенча иҗтимагый кабул итү бүлмәсе Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а йорт, 136 нчы зал адресы буенча узачак.

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша 2022 елның 28 октябрендә 10.00 сәгатькә кадәр түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm, кабул итү көнендә 8(800)350-44-72 «кайнар линия» телефоны буенча кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International