Лениногорскида укучылары арасында «Бөтен дөньяда тынычлык»дигән шигырь сөйләүчеләр муниципаль конкурс үткәрелде

2022 елның 26 октябре, чәршәмбе

21 октябрь көнне 12нче лицей базасында шәһәр мәктәпләре өчен һәм Шөгер урта мәктәбе базасында 3-6 сыйныф укучылары арасында «Бөтен дөньяда тынычлык» темасына инглиз телендә иң яхшы шигырь  укуга муниципаль конкурс үткәрелде.

Конкурста җиңүчеләр: Осипова Эмилия, 12нче лицейның 3нче сыйныф укучысы  ( җит. Максимова Е. Н.); Мөхәммәтшина Варвара, Тимәш урта мәктәбенең 3 класс укучысы (җит. Мусина Л.Р.); Вологда Юлия, 12нче лицейның 4нче сыйныф укучысы (җит Гобәйдуллина Л. С.); Гимаева Азалия, 8 нче мәктәпнең 4 класс укучысы (җит Никонова А.А.); Евстегнеева Лиза, 6 нчы мәктәпнең 5Б класс укучысы (җит. Сабитова Л. М.); Хөсәенов Фәиз, 11нче гимназиянең 5А класс укучысы (җит. Шәфигуллина А.Б.); Мостафин Артур, Тимәш урта мәктәбенең 5 класс укучысы (җит. Зәбирова Е. В.); Семенова Лада, 2нче мәктәпнең 6нчы сыйныф укучысы (җит. Сальникова И.О.).

Барлык җиңүчеләрне, призерларны, лауреатларны котлыйбыз. Киләчәктә төрле дәрәҗәдәге конкурсларда актив катнашуыгызны телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International