Татарстан Республикасы территориясендә базарларда һәм ярминкәләрдә намуссызлыкны булдырмау буенча тармак проектын гамәлгә ашыру дәвам итә, аның максаты – керемнәрне арттыру, законда билгеләнгән очракларда контроль-касса техникасын һәркайда куллануны булдыру.
Салым органнары ваклап сату базарларында сатып алганда касса чегын бирмәүнең бер генә очрагын да игътибарсыз калдырмаска чакыра. Заманча технологияләр смартфон ярдәмендә бирелгән чекның дөреслеген һәм чынлыгын тиз һәм уңайлы итеп тикшерергә, шулай ук салым органына ачыкланган бозуга карата шикаять юлларга мөмкинлек бирә.
"Чекны тикшерү " мобиль кушымтасы (Android платформасы өчен Google Play сервисы аша, AppStore сервисы аша iOS платформасы өчен), шулай ук Россия Федераль салым хезмәтенең сайтында урнаштырылган касса чекын (катгый хисап бланкын) тикшерү функциясе (Android платформасы) тикшерүне тиз һәм сыйфатлы итеп үткәрергә мөмкинлек бирә.