Россиягә килүчеләр өчен ПЦР-тестлар тапшыру таләпләрен бетерү турында

2022 елның 25 октябре, сишәмбе

Роспотребнадзор җитәкчесе, Россия Федерациясенең баш дәүләт санитар табибы Анна Попова Россия Федерациясенең прививка ясатмаган һәм авырмаган гражданнары өчен ПЦР-тестлар тапшыру таләпләрен бетерү турында карарны имзалады.

Имзаланган карар шулай ук чит ил гражданнарын Россиягә керер алдыннан ПЦР-тест тапшырудан азат итә. Документ 21 октябрьдән үз көченә керә.

РФ гражданнарына һәм чит ил гражданнарына карата килүчеләр өчен анкеталар тутыру таләбе саклана. РФ гражданнары моны дәүләт хезмәтләре порталында эшли ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International