Лениногорск социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә түгәрәк өстәл узды

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

24 октябрь көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгече Токтарова Лилия «Гаджетта әсирлектә»дигән темага түгәрәк өстәл оештырды.

Анда социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаганнар катнашты. Оештыручы интернетның нәрсә икәнен, челтәрдә мөстәкыйль эш башлар алдыннан һәр бала нинди төп кагыйдәләрне белергә тиешлеген, социаль челтәрләрдәге кирәк булмаган мәгълүматтан, мошенниклыктан ничек сакланырга кирәклеген сөйләде. Социаль челтәрләрдә балаларның тәртибенә аерым игътибар бирелде. Балалар белгеч белән «Интернет - бәйлелек» һәм «Мәгълүмати куркынычсызлык»төшенчәләре турында фикер алыштылар. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International