"Добрый Татарстан" премиясе кысаларында "Җаваплы бизнес" дигән махсус номинация барлыкка килде

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 2022 елга Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасын тормышка ашыру буенча Комплекслы планы кысаларында, ирекле эшчәнлекне үстерүгә һәм популярлаштыруга ярдәм итү максатында, 2022 елда «Игелекле Татарстан» доброволецлык (волонтерлык) өлкәсендә республика премиясе (алга таба – Премия) үткәрелә.

Премия 17 төп номинация буенча иң яхшы волонтерларны һәм ирекле эшчәнлек оештыручыларны, шулай ук "Татарстан Республикасы ел волонтеры-2022" Гран – при номинациясе кысаларында елның иң яхшы волонтерын билгели.

Татарстан Республикасы халкына хәйрия һәм социаль ярдәм күрсәтүче коммерцияле оешмаларны һәм шәхси эшмәкәрләрне бүләкләү максатында быел «Җавплы бизнес»дигән махсус номинация кертелде.

Гариза бирү вакыты-2022 елның 17 октябреннән 30 октябренә кадәр. Номинация җиңүчеләрен һәм лауреатларын бүләкләү тантанасы Татарстан Республикасы җитәкчелеге катнашында булачак.

Махсус номинациядә катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматны регламентта (1 нче кушымта) һәм премия үткәрү турындагы Нигезләмәдә (2 нче кушымта) табарга мөмкин.

Элемтә өчен җаваплы зат – Мингалиева Инара Рафил кызы, «Татарстан Республикасы иреклеләр мәгълүмати-ресурс үзәге» АКБОның махсус проектлар секторы белгече, +7 (953) 999-53-94, E-mail: mingalieva.inara@mail.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International