Бүген тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактаулы хезмәткәре Асия Вәли кызы Шәрифуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Асия Шәрифуллина 1922 елның 19 октябрендә күп балалы гаиләдә туа. Балачагы Әлмәт районының Габдрахман авылында уза, кечкенәдән табиб булырга хыяллана.
Асия Вәлиевнаның хыялы тормышка аша, институтны тәмамлаганнан соң Әлмәт районында бер ел табиббулып эшли, аннары кырык елдан артык Лениногорск шәһәренең гинекология бүлегендә хезмәт итә.
Хәзер ветеран балалары, оныклары, оныкчыкларының кайгыртуын тоеп яши.
Юбилярны әлеге истәлекле вакыйга белән Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, үзәк район хастаханәсе профсоюз оешмасы вәкилләре, 9 нчы ТИҮ рәисе урынбасары Айгөл Заманова котладылар. Гөлфирә Мәҗит кызы юбилярга озын гомер теләде, бүләкләр һәм РФ Президенты В.В. Путинның шәхси котлавын тапшырды.