Бүген Лениногорск районы Башлыгы урынбасары "Ярдәм янәшә! Помощь рядом!" гуманитар ярдәм җыю пунктында балды.
"Ярдәм янәшә! Помощь рядом!" хәрәкәте кысаларында Лениногорск районы территориясендә гуманитар ярдәм җыю пункты Куйбышев ур., 21 йорт ("Бердәм Россия" офисы) адресы буенча урнашкан. Эш режимы 08:00 дән 17:00 гә кадәр, белешмәләр өчен телефон 5-16-11.
Сергей Тимаков Лениногорск районы депутаты Илья Мишин белән берлектә мобилизацияләнүчеләр өчен кирәкле товарлар исемлеге белән танышты. Район урынбасарына пунктның җәмәгать кабул итү бүлмәсе базасындагы эше турында «Бердәм Россия» партиясенең Лениногорск җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Игорь Храмов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, «Бердәм Россия» партиясенең барлык депутатлары безнең хәрби хезмәткәрләргә махсус хәрби операция үткәрүнең беренче көннәреннән үк ярдәм итә, шулай ук шәһәр һәм районның битараф булмаган халкы төрле әйберләр, азык-төлек алып килә.
Игорь Храмов сүзләренчә, ярдәм җыю пункты бөтен битараф булмаган шәһәрлеләр һәм авыл халкы өчен дә ачык.
Сергей Тимаков барысына да битараф булмаганнары һәм ярдәм итәргә теләкләре өчен рәхмәт белдерде.