Лениногорскида хокук тәртибен саклау җәмәгать пункты ачылды

2022 елның 19 октябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин эш сәфәре белән Лениногорск районында булды, анда Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов белән бергә хокук тәртибен саклау буенча җәмәгать пунктын ачуда катнашты.

Министр бинаны карады һәм башкарылган эшләрнең югары сыйфатлы булуын билгеләп үтте.

"Яңа төзекләндерелгән ОПОП ачылышы полиция хезмәткәрләре өчен дә, шәһәр халкы өчен дә әһәмиятле вакыйга. Хәзер, полициянең участок уполномоченные янына килгәч, гражданнар җылы һәм якты бинада булачаклар, ә полиция хезмәткәрләре үзләренең функциональ бурычларын уңайлы шартларда үти алачаклар», – дип ассызыклады Лениногорск шәһәре мэры.

Җәмәгать саклау пункты Лениногорск ш., Садриев ур., 23 йорт адресы буенча урнашкан. ОПОП өчен өч административ участок беркетелгән. Хезмәт күрсәтү территориясендә 410 торак йорт урнашкан. Хезмәт күрсәтелүче халык саны-10,4 мең кеше.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International