Фән һәм бию дөньясына юллама

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

29 октябрьдә «Юбилейный» лагере ишекләре көзге каникул вакытында яңадан ачылачак. Бу юлы йөзгә якын бала «Татнефть»нең профильле бию сменасында катнашачак. Республика студентлар отрядларыннан вожатыйлар белән бергә балалар бию түгәрәген оештырачаклар, популяр бию юнәлешләренең хореографиясен өйрәнәчәкләр.

Шулай ук Әлмәт шәһәренең digital академиясеннән һәм «А1002»анимация мәктәбеннән дәресләр сериясе планлаштырылган. Атна дәвамында балалар видео һәм фотомонтаж буенча төрле программаларны өйрәнәчәкләр, нәтиҗә бергәләп ясалган мультфильм булачак. 

Сүз уңаеннан, мондый профильле сменалар «Татнефть»нең башка лагерьларында да булачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International