Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә предприятие һәм оешма, ведомство һәм министрлык җитәкчеләре белән «эшлекле дүшәмбе» атналык киңәшмәсе узды.
Киңәшмә Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлек җитәкчесе урынбасары Роберт Сираҗетдиновның райондагы оператив хәл турындагы доклад белән башланып китте.
«Лениногорск үзәк район хастаханәсе» баш табибы Рим Әмиров коронавирус инфекциясе белән авырган лениногорскилыларга тирәнтен диспансеризация узу кирәклеген тагын бер кат искәртте. Лениногорскилылар «Лениногорск үзәк район хастаханәсе» Кутузов ур., 21 йорт (203 кабинет, 08.00-16.30) адресы буенча хастаханәгә мөрәҗәгать итә алалар.
2022 елның 1 ноябреннән хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башлана. Ул планлы чара булып тора һәм ел саен 1 октябрьдән башлап ел саен үткәрелә, әмма быел чакырылыш кампаниясе бер айга соңрак күчерелде, бу өлешчә мобилизация кысаларында хәрби комиссариатларга һәм чакырылыш комиссияләренә йөкләнешнең зур булуы белән бәйле. Бу хакта Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы Хәрби комиссариаты башлыгы Рөстәм Мисбахов хәбәр итте.
Барлык докладчылардан соң Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Алексей Корноухов чыгыш ясады. Ул район территориясендә үткәрелә торган төзелеш эшләре турында сөйләде.