2022 елның 5-7 октябрендә Пермь шәһәрендә 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында Россиянең Атказанган спорт мастеры А. Третьяков призына грек-рим көрәше буенча бөтенроссия ярышлары узды. Ярышларда Россия Федерациясенең 19 субъектыннан 180 көрәшче катнашты.
3 нче комплекслы спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Минһаҗев Альберт 80 кг. га кадәр авырлык категориясендә бронза призеры булды.
Котлыйбыз һәм киләчәктә дә спортта уңышлар телибез.