Янгын чыгу турында хәбәр 66 нчы янгынга каршы тору хезмәте бүлегенә төнге уникенче яртыда килеп ирешкән.
Савочкино авылының Лесная урамында шәхси мунчага ут капкан, янгын сүндерүчеләр килгәнңә 12 квадрат мәйданда корылма яна торган булган.
Янгын нәтиҗәсендә сәламәтлегенә зыян килүче, травма алучылар юк.
Мунчада янгын, электр җиһазларының авария режимында эшләвеннән килеп чыккан дип фаразлыйлар, янгынга каршы тору хезмәте бүлегендә.