Ак кул таягы көне кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече Токтарова Лилия тарафыннан Лениногорск районы халкына хәбәр итү буенча «Кешеләрдә игелек» дигән акция үткәрде. Акциянең максаты-күрү органнары авырулары булган кешеләрнең проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, аларның тормыш эшчәнлеген пропагандалау.
Ак кул таягы-күрмәүче кеше символы. Бу көн җәмгыятькә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең барлыгын искә төшерә.