Бүген, 14 октябрьдә, Яшьләр үзәге белгечләре 1 нче урта мәктәпнең югары сыйныф укучылары өчен интеллектуаль квиз уздырдылар.
Әлеге чара Балалар ышаныч телефонын популярлаштыруга юнәлдерелгән иде.
Яшьләр белән эшләү буенча белгечләр бу хактагы мәгълүматны уен дәвамында трансляцияләделәр.
Укучылар уен форматында җитди темалар турында гына сөйләшеп калмыйча, ышаныч табу һәм стресс белән идарә итү буенча гамәли инструментлар да ала алдылар – чөнки һәрбер дөрес җавап психолог шәрехләре белән үрелеп барды
Уен укучыларның активлыгы аркасында кызыклы һәм мавыктыргыч булды, чөнки алар беренче урын өчен көрәштеләр.
Уен тәмамлангач, балалар ышаныч телефоны номеры язылган дипломнар һәм линейкалар белән бүләкләнделәр. Укучыларга катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез!