Лениногорскида яшәүче алдарлар кулына эләккән

2022 елның 14 октябре, җомга

Лениногорскида яшәүче 57 яшьлек ир популяр сайтта карават башын сату турында белдерү урнаштырган.

Шул ук көнне мөрәҗәгать итүченең телефонына бер ир-аттан шалтырату килгән, ул әлеге товарны сатып алу нияте турында хәбәр иткән. Сатып алучы башка шәһәрдә булганлыктан, товар алырга курьер килергә тиеш була, ә моның өчен түләүне онлайн башкарырга кирәклеген хәбәр итә.

Лениногорскида яшәүче аңа банк картасы номерын хәбәр итә. Озакламый аның телефон номерына күчерүне раслау өчен кирәк булган код белән SMS хәбәр килә. Гариза бирүче әлеге кодны сатып алучыга хәбәр иткән  һәм әңгәмә тәмамлангач, картасыннан 8 мең сумга якын акча югалуын ачыклаган. Ир мошенниклар корбаны булуын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

Әлеге факт буенча җинаять кеше кузгатылган. 

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге гражданнарны уяу булырга чакыра!

Мошенниклар корбаны булмас өчен, гади кагыйдәләрне үтәгез!

Әгәр дә сез җинаятьчеләр корбаны булсагыз, кичекмәстән полициягә «02»телефоны буенча хәбәр итегез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International