Лениногорскилылар мошенникларның хәйләләренә эләгүләрен дәвам итә

2022 елның 14 октябре, җомга

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең кизү частенә мошенниклык факты буенча 50 яшьлек хатын мөрәҗәгать иткән.

Мөрәҗәгать итүченең телефонына банк хезмәткәреннән шалтырату килгән, аның исеменә 250 мең сумлык кредит картасы рәсмиләштерелгән, дип хәбәр иткәннәр. Ә ул бернинди заявка да калдырмаган булган, шуннан соң картасын блокировкалауларын сорый. Шуннан соң  ханымны заявканы юкка чыгару өчен картаны активлаштырырга һәм кредит акчаларын иминият партнерына күчерергә кирәклегенә ышандыралар. Гариза бирүче шалтыратучы әйткән барлык гамәлләрне үти. Шул рәвешчә, Лениногорскилы. үзе дә белмичә,  кредит рәсмиләштерә һәм ул акчаларны өченче затка күчерә. Зыян 250 мең сум чамасы тәшкил иткән.

Бу факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 статьясындагы 2 өлешендә каралган җинаять билгеләре буенча (мошенниклык) эш кузгатылган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге гражданнарны уяу булырга чакыра!

Мошенниклар корбаны булмас өчен, гади кагыйдәләрне үтәгез!

Әгәр дә сез җинаятьчеләр корбаны булсагыз, кичекмәстән полициягә «02»телефоны буенча хәбәр итегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International