13 октябрь көнне 4 нче мәктәптә Яшьләр үзәге белгечләре әтиләр көненә багышланган «Әтигә бүләк» дигән мастер-класс үткәрделәр.
Бәйрәм октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Мастер-класс барышында 8 «а» сыйныф укучылары күннән брелоклар ясадылар.