Бүген 6 нчы номерлы гомуми белем бирү мәктәбендә Россия Федерациясе Герое, өлкән лейтенант Дамир Нәзир улы Исламовка бюст ачылды. Тантаналы митингта Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов, Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова, Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск районы хәрби комиссары Рөстәм Мисбахов, туганнары, дуслары һәм сыйныфташлары, иҗтимагый оешмалар, мәктәп укучылары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашты.
Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов барлык катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.
«Бүген без солдатларыбыз истәлеген мәңгеләштерү традициясен дәвам итәбез: 6 нчы мәктәп территориясендә Дамир Исламовка, Казан танк училищесы заказы буенча җитештерелгән, бюст ачабыз», - диде Рәгать Хөсәенов.
Митингта шулай ук 6 нчы мәктәп директоры Ирина Никифорова, хәрби хәрәкәтләр ветераны, отставкадагы подполковник Илья Мишин, Дамир Исламовның сеңлесе Регина, якын дусты һәм сыйныфташы Ренат Шәймөхәммәтов чыгыш ясады.
Бүген Дамир Исламовка 26 яшь тулган булыр иде, бюст ачуны аның туган көненә туры китерделәр.
Тантаналы митингтан соң Дамир Исламов бюстына чәчәкләр куйдылар, бер минутлык тынлык игълан ителде.