Мәдәни күнекмәләр тәрбияләү балачактан ук кирәк. Балаларга үз-үзләрен хөрмәт итү, чисталыкка омтылу, җыештыручыларның хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү дә мөһим. Шуңа күрә "Татнефть" инде берничә ел мәктәп санузелларын тамырдан яңартырга ярдәм итә. Планда-нефть төбәгенең барлык мәктәпләрен колачлау.
1955 елда ачылган Лениногорскиның 6 нчы мәктәбе бу программада чираттагы мәктәп булды. «Татнефть» гранты учреждениенең 11 санузелына капиталь ремонт ясарга мөмкинлек бирде. Балалар һәм педагоглар өчен аерым шатлык – кайнар су белән тәэмин ителеш булу.
- Бүген безнең кайнар су, автоматлаштырылган кул киптергечләре, яхшы яктырткычлар бар. Без нефтьчеләргә бик рәхмәтле, узган уку елында ук бәдрәфләрнең нинди булганын искә төшерәсебез дә килми, - дип шатлыгы белән уртаклаша Ирина Александровна.