Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Константин Михайлович Микулов 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Константин Михайлович Самара өлкәсе Шенталы районы Яңа Куак авылында туган.
Константин Михайлович Яңа Куакта укый, мәктәпне тәмамлагач колхозда шофер булып эшли. 1954 елда Константин Микуловны армиягә алалар, ә армиядән соң ул Лениногорскига килә. Ул Лениногорск геофизик оешмасына урнаша, анда 1968 елга кадәр шофер булып эшли, аннары авиация заводына, шулай ук шофер булып күчә. 1992 елда Константин Михайлович лаеклы ялга китә.
Бүген Константин Михайлович якыннарының игътибары һәм кайгыртуы белән уратып алынган: аның ике кызы һәм өч оныгы бар. Шәһәр җитәкчелеге исеменнән ветеранны шундый истәлекле вакыйга белән шәһәр Башлыгы урынбасары Гөлфирә Рәфыйкова котлады. Ул юбилярга сәламәтлек, озын гомер һәм тыныч күк йөзе теләде, шулай ук РФ Президенты В.В. Путинның бүләген һәм шәхси котлавын тапшырды.