Җәй көне Лениногорскига Россиянең 8 төбәгеннән медицина студентлары практикага килгән иде. «Татнефть» иҗтимагый советында яңгыраган инициативага Компания ярдәм күрсәтте һәм нефть төбәгендә, шулай ук башка тармакларда да киң таралды. Ә бүген компаниянең грант акчалары районга берьюлы ике белгеч – табиб-рентгенолог һәм табиб-онкологны җәлеп итәргә булышты.
Алия һәм Рамил Минязевлар- гаилә парлары. Икесе дә Тимәш авылында туып - үскән, икесе дә балачактан ук табиб булырга хыялланган. Бүген Алия Илдаровна – рентгенолог, Рамил Рафис улы-онколог.
- «Татнефть» грантлары конкурсы - бик яхшы инициатива. 2021 елда Лениногорск районы сәламәтлек саклау системасы буенча 4 грант алдык, - ди Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Рим Әмиров.
Бу грант кампаниясендә дә Лениногорск медиклары катнаша. Проблемалы сораулар һәрвакыт бар бит. Ә «Татнефть» грантлары - аларны төгәл хәл итү мөмкинлеге.