РФ Дәүләт хезмәтләре порталында өлешчә мобилизация мәсьәләләре буенча гражданнарга хәбәр итү буенча ике яңа сервис эшли башлады

2022 елның 12 октябре, чәршәмбе

Беренче сервис - махсус хәрби операциядә катнашырга теләүчеләр өчен "Стать добровольцем".
Анкета тутырырга, хәрби комиссариат сайларга һәм гариза җибәрергә кирәк. Ике көн эчендә хәрби комиссариатка бару вакыты һәм кирәкле документлар исемлеге белән хәбәр киләчәк.

Икенче сервис өлешчә мобилизацияләгәндә  хата булган очракта шикаять бирергә мөмкинлек бирә.
Порталда «Мобилизация карарына шикаять бирү» баннерын табарга яки бу бүлеккә күчәргә кирәк. 
Шикаять кыска вакыт эчендә төбәк комиссиясенә тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International