Без барыбыз да көн саен җәяүле, пассажир яки машина йөртүче буларак юл хәрәкәтендә катнашабыз.
Һәрвакыт шуны истә тотарга кирәк: юллардагы куркынычсызлыгыбыз юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүгә һәм аларны төгәл үтәүгә бәйле.
Иң кечкенә җәяүлеләр, 1нче мәктәпнең 1нче сыйныф укучылары өчен 11нче октябрьдә «җәяүлеләргә багышлау» чарасы узды.
Балалар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм юл билгеләрен белү буенча викторина үткәрделәр. Ә 1нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр светофор турында сөйләделәр. Балалар барлык биремнәрне дә бик яхшы үтәделәр, актив катнашучылар булдылар, хәтта катлаулы бурычларны да кызыксынып үтәделәр.