Лениногорскида волонтерлар хезмәт ветеранына ярдәм күрсәттеләр

2022 елның 11 октябре, сишәмбе

«Логос» балаларга һәм яшүсмеләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре һәм волонтерлары тыл хезмәтчәне янына барды. 

Үзәкнең волонтерлары һәм белгечләре хезмәт ветераны Илдус Сальманов өенә килеп, ярдәм күрсәттеләр. Алар өй җыештыруда булышты. Тырышып эшләгәч, өй эче дә яктырып киткәндәй булган. Илдус Галимҗанович аларга рәхмәт сүзләре белдергән.

Узенең үткән тормыш юлын да сөйләп алган. Аны яшүсмерләр кызыксынып тыңлаган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International